بسم الله الرحمن الرحيم

نتائج البحث: 6236
ترتيب الآيةرقم السورةرقم الآيةالاية
17291322والذين صبروا ابتغاء وجه ربهم وأقاموا الصلاة وأنفقوا مما رزقناهم سرا وعلانية ويدرءون بالحسنة السيئة أولئك لهم عقبى الدار
Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
17301323جنات عدن يدخلونها ومن صلح من آبائهم وأزواجهم وذرياتهم والملائكة يدخلون عليهم من كل باب
Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.
17311324سلام عليكم بما صبرتم فنعم عقبى الدار
Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт.
17321325والذين ينقضون عهد الله من بعد ميثاقه ويقطعون ما أمر الله به أن يوصل ويفسدون في الأرض أولئك لهم اللعنة ولهم سوء الدار
Аллаһуга итагать итәргә ґәһед биргәннән соң ґәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт – җәһәннәм.
17331326الله يبسط الرزق لمن يشاء ويقدر وفرحوا بالحياة الدنيا وما الحياة الدنيا في الآخرة إلا متاع
Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.
17341327ويقول الذين كفروا لولا أنزل عليه آية من ربه قل إن الله يضل من يشاء ويهدي إليه من أناب
Кәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.
17351328الذين آمنوا وتطمئن قلوبهم بذكر الله ألا بذكر الله تطمئن القلوب
Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар.
17361329الذين آمنوا وعملوا الصالحات طوبى لهم وحسن مآب
Бит иман китереп тә изге гамәлләр кылган кешеләргә, шиксез, шатлык, хушлык вә Тубә агачы астында күләгәләнү булыр вә күркәм урынлар булыр.
17371330كذلك أرسلناك في أمة قد خلت من قبلها أمم لتتلو عليهم الذي أوحينا إليك وهم يكفرون بالرحمن قل هو ربي لا إله إلا هو عليه توكلت وإليه متاب
Әүвәлге каумләргә пәйгамбәрләр җибәргәнебез кеби бу каумгә сине пәйгамбәр итеп җибәрдек. Без сиңа вәхий кылган Коръәнне аларга укымаклыгың өчен, ләкин алар рәхмәт иясе булган Аллаһуга кәфер булалар. Әйт: "Ул – Аллаһ минем тәрбиячем, Илаһә тотарга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Ул үзе генә, Аңа гына тәвәккәл кылдым вә Ул – Аллаһуга кайтмаклык.
17381331ولو أن قرآنا سيرت به الجبال أو قطعت به الأرض أو كلم به الموتى بل لله الأمر جميعا أفلم ييأس الذين آمنوا أن لو يشاء الله لهدى الناس جميعا ولا يزال الذين كفروا تصيبهم بما صنعوا قارعة أو تحل قريبا من دارهم حتى يأتي وعد الله إن الله لا يخلف الميعاد
Әгәр Коръән укымак белән таулар урынларыннан купсалар иде, яки Коръән укымак белән ерак җирләр тиз генә якын килсә иде, яки Коръән укымак белән үлгән кешеләр сөйләшсәләр иде, кәферләр һаман да иман китермәс иделәр. Ягъни шундый могҗизаны үзләре сорыйлар, әгәр күрсәтелсә аны сихер диләр. Бәлки барча эшләр Аллаһ ихтыярында, әйә мөэминләр өметләрен өзәләрме? Әгәр Аллаһ теләсә ки, бөтен дөнья кешеләрен һидәяткә салыр иде. Кыйлган явызлыклары өчен кәферләргә һәмишә бәла, фетнә ирешеп торадыр, яки ул бәла аларга якын җиргә килеп, хәтта Аллаһуның вәгъдәсе килгәнче куркуда торалар, тәхкыйк Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас.


0 ... 162.8 163.8 164.8 165.8 166.8 167.8 168.8 169.8 170.8 171.8 173.8 174.8 175.8 176.8 177.8 178.8 179.8 180.8 181.8 ... 623

إنتاج هذه المادة أخد: 0.03 ثانية


المغرب.كووم © ٢٠٠٩ - ١٤٣٠ © الحـمـد لله الـذي سـخـر لـنا هـذا :: وقف لله تعالى وصدقة جارية

350839585563125448163885560343222596642