نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1715 | 13 | 8 | الله يعلم ما تحمل كل أنثى وما تغيض الأرحام وما تزداد وكل شيء عنده بمقدار |
| | | Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер. |
|
1716 | 13 | 9 | عالم الغيب والشهادة الكبير المتعال |
| | | Ул – Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь. |
|
1717 | 13 | 10 | سواء منكم من أسر القول ومن جهر به ومن هو مستخف بالليل وسارب بالنهار |
| | | Сездән берәү кирәк – сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк – яшерен сөйләсен, Аның өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк – көндез күрсәтеп эш кылсын – Аллаһ һәммәсен бертигез белә. |
|
1718 | 13 | 11 | له معقبات من بين يديه ومن خلفه يحفظونه من أمر الله إن الله لا يغير ما بقوم حتى يغيروا ما بأنفسهم وإذا أراد الله بقوم سوءا فلا مرد له وما لهم من دونه من وال |
| | | Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас. |
|
1719 | 13 | 12 | هو الذي يريكم البرق خوفا وطمعا وينشئ السحاب الثقال |
| | | Ул – Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы белән авырайган болытларны бар кылыр. |
|
1720 | 13 | 13 | ويسبح الرعد بحمده والملائكة من خيفته ويرسل الصواعق فيصيب بها من يشاء وهم يجادلون في الله وهو شديد المحال |
| | | Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның ґәзабы катыдыр. |
|
1721 | 13 | 14 | له دعوة الحق والذين يدعون من دونه لا يستجيبون لهم بشيء إلا كباسط كفيه إلى الماء ليبلغ فاه وما هو ببالغه وما دعاء الكافرين إلا في ضلال |
| | | Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел. |
|
1722 | 13 | 15 | ولله يسجد من في السماوات والأرض طوعا وكرها وظلالهم بالغدو والآصال |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр. |
|
1723 | 13 | 16 | قل من رب السماوات والأرض قل الله قل أفاتخذتم من دونه أولياء لا يملكون لأنفسهم نفعا ولا ضرا قل هل يستوي الأعمى والبصير أم هل تستوي الظلمات والنور أم جعلوا لله شركاء خلقوا كخلقه فتشابه الخلق عليهم قل الله خالق كل شيء وهو الواحد القهار |
| | | Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер. |
|
1724 | 13 | 17 | أنزل من السماء ماء فسالت أودية بقدرها فاحتمل السيل زبدا رابيا ومما يوقدون عليه في النار ابتغاء حلية أو متاع زبد مثله كذلك يضرب الله الحق والباطل فأما الزبد فيذهب جفاء وأما ما ينفع الناس فيمكث في الأرض كذلك يضرب الله الأمثال |
| | | Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә. |
|