نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1681 | 12 | 85 | قالوا تالله تفتأ تذكر يوسف حتى تكون حرضا أو تكون من الهالكين |
| | | Әйттеләр: "Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!" |
|
1682 | 12 | 86 | قال إنما أشكو بثي وحزني إلى الله وأعلم من الله ما لا تعلمون |
| | | Аталары әйтте: "Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен. |
|
1683 | 12 | 87 | يا بني اذهبوا فتحسسوا من يوسف وأخيه ولا تيأسوا من روح الله إنه لا ييأس من روح الله إلا القوم الكافرون |
| | | Ий угылларым, Мысыр шәһәренә барып Йусуф турында вә кардәше турында сораштырып карагыз, алар хакында берәр хәбәр булмасмы, Аллаһ рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез! Дөреслектә мөэминләр Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кәферләр өметсез булалар". |
|
1684 | 12 | 88 | فلما دخلوا عليه قالوا يا أيها العزيز مسنا وأهلنا الضر وجئنا ببضاعة مزجاة فأوف لنا الكيل وتصدق علينا إن الله يجزي المتصدقين |
| | | Алар Мысырга барып, Йусуф янына кереп әйттеләр: "Ий Ґәзиз! Безгә вә өй җәмәгатьләребезгә бик каты ачлык иреште, менә сезгә төрле акчалар китердек, саф көмештән генә китерергә көчебез җитмәде, акчабызга карата безгә ашлык үлчәп бир һәм мөмкин булса садака итеп тә бир вә һәм Биняминне дә биреп җибәр, атабыз аның өчен бик хәсрәтләнә! Әлбәттә, Аллаһ садака бирүчеләргә изге җәзалар бирер. Моннан соң Йусуфның күңеле йомшарды вә үзен танытырга һәм серләрне ачарга теләде. |
|
1685 | 12 | 89 | قال هل علمتم ما فعلتم بيوسف وأخيه إذ أنتم جاهلون |
| | | Әйтте: "Беләсезме, хәтерегездәме? Йусуфка вә аның кардәше Бинямингә җаһиллек белән ниләр кылдыгыз?" |
|
1686 | 12 | 90 | قالوا أإنك لأنت يوسف قال أنا يوسف وهذا أخي قد من الله علينا إنه من يتق ويصبر فإن الله لا يضيع أجر المحسنين |
| | | Сорадылар: "Син әллә Йусуфмы?" Йусуф әйтте: "Әлбәттә, мин Йусуфмын, ошбу минем кардәшем Биняминдер, тәхкыйк Аллаһ безгә нигъмәт вә дәрәҗәләр бирде. Берәү Аллаһуга тәкъвалык кылып башына килгән бәла-казаларга сабыр итсә, әлбәттә, Аллаһ яхшы эшләрнең әҗерен җуймый". |
|
1687 | 12 | 91 | قالوا تالله لقد آثرك الله علينا وإن كنا لخاطئين |
| | | Куркып калтырап әйттеләр: "Ий Йусуф, валлаһи сине Аллаһ безгә ихтыярлы вә баш кылды, шиксез, без хаталанучылардан булдык". |
|
1688 | 12 | 92 | قال لا تثريب عليكم اليوم يغفر الله لكم وهو أرحم الراحمين |
| | | Йусуф әйтте: "Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле! |
|
1689 | 12 | 93 | اذهبوا بقميصي هذا فألقوه على وجه أبي يأت بصيرا وأتوني بأهلكم أجمعين |
| | | Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!" |
|
1690 | 12 | 94 | ولما فصلت العير قال أبوهم إني لأجد ريح يوسف لولا أن تفندون |
| | | Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: "Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән". |
|