نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1636 | 12 | 40 | ما تعبدون من دونه إلا أسماء سميتموها أنتم وآباؤكم ما أنزل الله بها من سلطان إن الحكم إلا لله أمر ألا تعبدوا إلا إياه ذلك الدين القيم ولكن أكثر الناس لا يعلمون |
| | | Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр". |
|
1637 | 12 | 41 | يا صاحبي السجن أما أحدكما فيسقي ربه خمرا وأما الآخر فيصلب فتأكل الطير من رأسه قضي الأمر الذي فيه تستفتيان |
| | | Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр". |
|
1638 | 12 | 42 | وقال للذي ظن أنه ناج منهما اذكرني عند ربك فأنساه الشيطان ذكر ربه فلبث في السجن بضع سنين |
| | | Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды. |
|
1639 | 12 | 43 | وقال الملك إني أرى سبع بقرات سمان يأكلهن سبع عجاف وسبع سنبلات خضر وأخر يابسات يا أيها الملأ أفتوني في رؤياي إن كنتم للرؤيا تعبرون |
| | | Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!" |
|
1640 | 12 | 44 | قالوا أضغاث أحلام وما نحن بتأويل الأحلام بعالمين |
| | | Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез". |
|
1641 | 12 | 45 | وقال الذي نجا منهما وادكر بعد أمة أنا أنبئكم بتأويله فأرسلون |
| | | Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды. |
|
1642 | 12 | 46 | يوسف أيها الصديق أفتنا في سبع بقرات سمان يأكلهن سبع عجاف وسبع سنبلات خضر وأخر يابسات لعلي أرجع إلى الناس لعلهم يعلمون |
| | | Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар. |
|
1643 | 12 | 47 | قال تزرعون سبع سنين دأبا فما حصدتم فذروه في سنبله إلا قليلا مما تأكلون |
| | | Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз. |
|
1644 | 12 | 48 | ثم يأتي من بعد ذلك سبع شداد يأكلن ما قدمتم لهن إلا قليلا مما تحصنون |
| | | Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр. |
|
1645 | 12 | 49 | ثم يأتي من بعد ذلك عام فيه يغاث الناس وفيه يعصرون |
| | | Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар". |
|