نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1437 | 10 | 73 | فكذبوه فنجيناه ومن معه في الفلك وجعلناهم خلائف وأغرقنا الذين كذبوا بآياتنا فانظر كيف كان عاقبة المنذرين |
| | | Нухны кавеме һаман да ялганчы диделәр, кәферләрне һәлак итеп, Нухны вә аның белән булган мөэминнәрне көймәгә менгезеп, Туфан суыннан котылдырдык. Вә Туфан суы белән һәлак булганнар урынына Нух белән исән калганнарны җир өстенә халифә кылдык һәм аятьләребезне ялган диючеләрне Туфан суына батырып, һәлак иттек. Бел, башларына киләчәк ґәзаб белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең ахыры ничек булды? |
|
1438 | 10 | 74 | ثم بعثنا من بعده رسلا إلى قومهم فجاءوهم بالبينات فما كانوا ليؤمنوا بما كذبوا به من قبل كذلك نطبع على قلوب المعتدين |
| | | Нухтан соң яшәгән кешеләргә дә рәсүлләр күндердек, алар да кавемнәренә дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, ләкин әүвәлдәге кавемнәр үз пәйгамбәрләрен ялган диюләре сәбәпле, болар да үз пәйгамбәрләренә ышанмадылар. Хак юлдан читкә үтеп китүчеләрнең күңелен инде аңламасын өчен мөхерлибез. |
|
1439 | 10 | 75 | ثم بعثنا من بعدهم موسى وهارون إلى فرعون وملئه بآياتنا فاستكبروا وكانوا قوما مجرمين |
| | | Әүвәлге рәсүлләрдән соң Муса белән Һарунны аятьләр вә могҗизалар илә Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, алар тәкәбберләнделәр, кабул итмәделәр, вә азган кәферләрдән булдылар. |
|
1440 | 10 | 76 | فلما جاءهم الحق من عندنا قالوا إن هذا لسحر مبين |
| | | Аларга Безнең хак могҗизаларыбыз килсә, алар әйттеләр: "Болар барчасы – ачык сихерләр генәдер". |
|
1441 | 10 | 77 | قال موسى أتقولون للحق لما جاءكم أسحر هذا ولا يفلح الساحرون |
| | | Муса әйтте: "Аллаһудан килгән хак могҗизага каршы шул сүзләрегезне әйтәсезме? Әйә бу могҗизалар сихерме? Бит сихерчеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр." |
|
1442 | 10 | 78 | قالوا أجئتنا لتلفتنا عما وجدنا عليه آباءنا وتكون لكما الكبرياء في الأرض وما نحن لكما بمؤمنين |
| | | Кәферләр әйттеләр: "Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк түгелләрбез". |
|
1443 | 10 | 79 | وقال فرعون ائتوني بكل ساحر عليم |
| | | Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: "Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез". |
|
1444 | 10 | 80 | فلما جاء السحرة قال لهم موسى ألقوا ما أنتم ملقون |
| | | Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!" |
|
1445 | 10 | 81 | فلما ألقوا قال موسى ما جئتم به السحر إن الله سيبطله إن الله لا يصلح عمل المفسدين |
| | | Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!" |
|
1446 | 10 | 82 | ويحق الله الحق بكلماته ولو كره المجرمون |
| | | Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә. |
|