نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1420 | 10 | 56 | هو يحيي ويميت وإليه ترجعون |
| | | Ул – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз. |
|
1421 | 10 | 57 | يا أيها الناس قد جاءتكم موعظة من ربكم وشفاء لما في الصدور وهدى ورحمة للمؤمنين |
| | | Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт. |
|
1422 | 10 | 58 | قل بفضل الله وبرحمته فبذلك فليفرحوا هو خير مما يجمعون |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк. |
|
1423 | 10 | 59 | قل أرأيتم ما أنزل الله لكم من رزق فجعلتم منه حراما وحلالا قل آلله أذن لكم أم على الله تفترون |
| | | Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира. |
|
1424 | 10 | 60 | وما ظن الذين يفترون على الله الكذب يوم القيامة إن الله لذو فضل على الناس ولكن أكثرهم لا يشكرون |
| | | Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар. |
|
1425 | 10 | 61 | وما تكون في شأن وما تتلو منه من قرآن ولا تعملون من عمل إلا كنا عليكم شهودا إذ تفيضون فيه وما يعزب عن ربك من مثقال ذرة في الأرض ولا في السماء ولا أصغر من ذلك ولا أكبر إلا في كتاب مبين |
| | | Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш. |
|
1426 | 10 | 62 | ألا إن أولياء الله لا خوف عليهم ولا هم يحزنون |
| | | Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр. |
|
1427 | 10 | 63 | الذين آمنوا وكانوا يتقون |
| | | Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр. |
|
1428 | 10 | 64 | لهم البشرى في الحياة الدنيا وفي الآخرة لا تبديل لكلمات الله ذلك هو الفوز العظيم |
| | | Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү. |
|
1429 | 10 | 65 | ولا يحزنك قولهم إن العزة لله جميعا هو السميع العليم |
| | | Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче. |
|