نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1406 | 10 | 42 | ومنهم من يستمعون إليك أفأنت تسمع الصم ولو كانوا لا يعقلون |
| | | Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да? |
|
1407 | 10 | 43 | ومنهم من ينظر إليك أفأنت تهدي العمي ولو كانوا لا يبصرون |
| | | Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да. |
|
1408 | 10 | 44 | إن الله لا يظلم الناس شيئا ولكن الناس أنفسهم يظلمون |
| | | Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә золым итәрләр. |
|
1409 | 10 | 45 | ويوم يحشرهم كأن لم يلبثوا إلا ساعة من النهار يتعارفون بينهم قد خسر الذين كذبوا بلقاء الله وما كانوا مهتدين |
| | | Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр. |
|
1410 | 10 | 46 | وإما نرينك بعض الذي نعدهم أو نتوفينك فإلينا مرجعهم ثم الله شهيد على ما يفعلون |
| | | Аларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер. |
|
1411 | 10 | 47 | ولكل أمة رسول فإذا جاء رسولهم قضي بينهم بالقسط وهم لا يظلمون |
| | | Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул булыр. |
|
1412 | 10 | 48 | ويقولون متى هذا الوعد إن كنتم صادقين |
| | | Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез". |
|
1413 | 10 | 49 | قل لا أملك لنفسي ضرا ولا نفعا إلا ما شاء الله لكل أمة أجل إذا جاء أجلهم فلا يستأخرون ساعة ولا يستقدمون |
| | | Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас. |
|
1414 | 10 | 50 | قل أرأيتم إن أتاكم عذابه بياتا أو نهارا ماذا يستعجل منه المجرمون |
| | | Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның кайсына ашыгырлар?" |
|
1415 | 10 | 51 | أثم إذا ما وقع آمنتم به آلآن وقد كنتم به تستعجلون |
| | | "Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез". |
|