نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
131 | 2 | 124 | وإذ ابتلى إبراهيم ربه بكلمات فأتمهن قال إني جاعلك للناس إماما قال ومن ذريتي قال لا ينال عهدي الظالمين |
| | | Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы). |
|
132 | 2 | 125 | وإذ جعلنا البيت مثابة للناس وأمنا واتخذوا من مقام إبراهيم مصلى وعهدنا إلى إبراهيم وإسماعيل أن طهرا بيتي للطائفين والعاكفين والركع السجود |
| | | Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз!" – дип. |
|
133 | 2 | 126 | وإذ قال إبراهيم رب اجعل هذا بلدا آمنا وارزق أهله من الثمرات من آمن منهم بالله واليوم الآخر قال ومن كفر فأمتعه قليلا ثم أضطره إلى عذاب النار وبئس المصير |
| | | Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын! |
|
134 | 2 | 127 | وإذ يرفع إبراهيم القواعد من البيت وإسماعيل ربنا تقبل منا إنك أنت السميع العليم |
| | | Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: "Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең", – дип дога кылдылар. |
|
135 | 2 | 128 | ربنا واجعلنا مسلمين لك ومن ذريتنا أمة مسلمة لك وأرنا مناسكنا وتب علينا إنك أنت التواب الرحيم |
| | | Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең. |
|
136 | 2 | 129 | ربنا وابعث فيهم رسولا منهم يتلو عليهم آياتك ويعلمهم الكتاب والحكمة ويزكيهم إنك أنت العزيز الحكيم |
| | | Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың. |
|
137 | 2 | 130 | ومن يرغب عن ملة إبراهيم إلا من سفه نفسه ولقد اصطفيناه في الدنيا وإنه في الآخرة لمن الصالحين |
| | | Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр. |
|
138 | 2 | 131 | إذ قال له ربه أسلم قال أسلمت لرب العالمين |
| | | Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым", – дип. |
|
139 | 2 | 132 | ووصى بها إبراهيم بنيه ويعقوب يا بني إن الله اصطفى لكم الدين فلا تموتن إلا وأنتم مسلمون |
| | | Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде). |
|
140 | 2 | 133 | أم كنتم شهداء إذ حضر يعقوب الموت إذ قال لبنيه ما تعبدون من بعدي قالوا نعبد إلهك وإله آبائك إبراهيم وإسماعيل وإسحاق إلها واحدا ونحن له مسلمون |
| | | Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең Иләһәңә, вә аталарың – Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт кылырбыз, Ул Аллаһ – тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы мөселманнарбыз". |
|