نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1246 | 9 | 11 | فإن تابوا وأقاموا الصلاة وآتوا الزكاة فإخوانكم في الدين ونفصل الآيات لقوم يعلمون |
| | | Әгәр исламны кабул итеп, Аллаһуга каршы эшләреннән кайтып, намазларны үтәсәләр вә зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер. Әнә шулай аятьләребезне ачык бәян итәбез хакны белгән кешеләргә. |
|
1247 | 9 | 12 | وإن نكثوا أيمانهم من بعد عهدهم وطعنوا في دينكم فقاتلوا أئمة الكفر إنهم لا أيمان لهم لعلهم ينتهون |
| | | Ґәһед кылганнан соң антларын боздылар вә динегезне яманлап каршылык күрсәтсәләр, ул вакытта мөшрикләрнең башлыкларын үтерегез, әлбәттә, алар ґәһедләрен үтәмиләр, шаять үлемнән куркып, Аллаһуга каршылашудан туктарлар. |
|
1248 | 9 | 13 | ألا تقاتلون قوما نكثوا أيمانهم وهموا بإخراج الرسول وهم بدءوكم أول مرة أتخشونهم فالله أحق أن تخشوه إن كنتم مؤمنين |
| | | Антларын сындырган вә расүлне шәһәрдән куып чыгарырга ниятләгән кәферләр белән сугышмассызмы? Әлбәттә, сугышыгыз! Солыхны бозуны алар беренче башладылар, әйә алардан куркырсызмы? Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр камил мөэмин булсагыз! |
|
1249 | 9 | 14 | قاتلوهم يعذبهم الله بأيديكم ويخزهم وينصركم عليهم ويشف صدور قوم مؤمنين |
| | | Мөшрикләр белән сугышыгыз, Аллаһ аларны сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылыр, вә аларны рисвай кылыр, аларны җиңәргә сезгә ярдәм бирер вә мөэминнәрнең күңеленә Коръәң белән шифа бирер. |
|
1250 | 9 | 15 | ويذهب غيظ قلوبهم ويتوب الله على من يشاء والله عليم حكيم |
| | | Вә ул мөэминнәрнең күңелләрендәге ачуларын җибәрер, Аллаһ үзе теләгән бәндәсен тәүбә иттертеп гөнаһларын гафу итәр, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә хикмәт белән эш кылучы. |
|
1251 | 9 | 16 | أم حسبتم أن تتركوا ولما يعلم الله الذين جاهدوا منكم ولم يتخذوا من دون الله ولا رسوله ولا المؤمنين وليجة والله خبير بما تعملون |
| | | Сезләрдән Аллаһ юлында ислам файдасына тырышкан, көрәшкән, хәтта сугышкан кешеләрне Аллаһ белмидер дип уйлыйсызмы? Вә Аллаһудан, Аның рәсүленнән һәм хак мөэминнәрдән башканы дус тотмагыз, чын мөселманнарны Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? Кәферләрне, динсезләрне дус тоткан мөселманнардан Аллаһ һич разый булмас, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар. |
|
1252 | 9 | 17 | ما كان للمشركين أن يعمروا مساجد الله شاهدين على أنفسهم بالكفر أولئك حبطت أعمالهم وفي النار هم خالدون |
| | | Кәферләргә кәгъбәне төзәтүләрендә аларга сәваб булмас үзләренең кәфер икәнлеге белән шәһадәт биреп торган хәлләрендә, аларның бөтен эшләре вә гамәлләре батыл, һичберсенә сәваб юк, алар җәһәннәмдә мәңге калачаклар. |
|
1253 | 9 | 18 | إنما يعمر مساجد الله من آمن بالله واليوم الآخر وأقام الصلاة وآتى الزكاة ولم يخش إلا الله فعسى أولئك أن يكونوا من المهتدين |
| | | Мәсҗидләр ясап сәваб алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча Аллаһудан гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидәяттә булулары өметле. |
|
1254 | 9 | 19 | أجعلتم سقاية الحاج وعمارة المسجد الحرام كمن آمن بالله واليوم الآخر وجاهد في سبيل الله لا يستوون عند الله والله لا يهدي القوم الظالمين |
| | | Әйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга салмас. |
|
1255 | 9 | 20 | الذين آمنوا وهاجروا وجاهدوا في سبيل الله بأموالهم وأنفسهم أعظم درجة عند الله وأولئك هم الفائزون |
| | | Иман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер. |
|