نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1161 | 8 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم يسألونك عن الأنفال قل الأنفال لله والرسول فاتقوا الله وأصلحوا ذات بينكم وأطيعوا الله ورسوله إن كنتم مؤمنين |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз. |
|
1162 | 8 | 2 | إنما المؤمنون الذين إذا ذكر الله وجلت قلوبهم وإذا تليت عليهم آياته زادتهم إيمانا وعلى ربهم يتوكلون |
| | | Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар. |
|
1163 | 8 | 3 | الذين يقيمون الصلاة ومما رزقناهم ينفقون |
| | | Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр. |
|
1164 | 8 | 4 | أولئك هم المؤمنون حقا لهم درجات عند ربهم ومغفرة ورزق كريم |
| | | Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр. |
|
1165 | 8 | 5 | كما أخرجك ربك من بيتك بالحق وإن فريقا من المؤمنين لكارهون |
| | | Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр. |
|
1166 | 8 | 6 | يجادلونك في الحق بعدما تبين كأنما يساقون إلى الموت وهم ينظرون |
| | | Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар. |
|
1167 | 8 | 7 | وإذ يعدكم الله إحدى الطائفتين أنها لكم وتودون أن غير ذات الشوكة تكون لكم ويريد الله أن يحق الحق بكلماته ويقطع دابر الكافرين |
| | | Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели. |
|
1168 | 8 | 8 | ليحق الحق ويبطل الباطل ولو كره المجرمون |
| | | Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә. |
|
1169 | 8 | 9 | إذ تستغيثون ربكم فاستجاب لكم أني ممدكم بألف من الملائكة مردفين |
| | | Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип. |
|
1170 | 8 | 10 | وما جعله الله إلا بشرى ولتطمئن به قلوبكم وما النصر إلا من عند الله إن الله عزيز حكيم |
| | | Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе. |
|