نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1123 | 7 | 169 | فخلف من بعدهم خلف ورثوا الكتاب يأخذون عرض هذا الأدنى ويقولون سيغفر لنا وإن يأتهم عرض مثله يأخذوه ألم يؤخذ عليهم ميثاق الكتاب أن لا يقولوا على الله إلا الحق ودرسوا ما فيه والدار الآخرة خير للذين يتقون أفلا تعقلون |
| | | Әүвәлге яһүдләр урынына икенче төрле яһүдләр калды, алар Тәүратка ия булдылар вә Тәүрат хөкемнәрен дөнья малына алыштырдылар вә риба, ришвәт алдылар, әгәр аларга әүвәлдә алган маллары кеби мал килсә, әле дә аны алырлар, ягъни мал өчен Тәүрат хөкемнәрен үзгәртәләр һәм: "Безнең гөнаһларыбыз ярлыканыр, чөнки безнең иманыбыз бар", – диләр. Әйә алардан ґәһед алынмадымы: "Аллаһуга хак сүзне генә сөйләргә", – дип? Вә Тәүрат хөкемнәрендә өйрәнделәр бит, Аллаһуга мәхлукны тиңләштерүдән һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Шуны яхшы аңламыйсызмы? |
|
1124 | 7 | 170 | والذين يمسكون بالكتاب وأقاموا الصلاة إنا لا نضيع أجر المصلحين |
| | | Аллаһ – китабы Коръән хөкемнәренә нык ябышып, намазларын вакытында үтәгән мөэминнәр һидәятлеләр бит. Без төзәлүче вә төзәтүче яхшы кешеләрнең изгелекләрен, әлбәттә, юк итмибез. |
|
1125 | 7 | 171 | وإذ نتقنا الجبل فوقهم كأنه ظلة وظنوا أنه واقع بهم خذوا ما آتيناكم بقوة واذكروا ما فيه لعلكم تتقون |
| | | Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен! |
|
1126 | 7 | 172 | وإذ أخذ ربك من بني آدم من ظهورهم ذريتهم وأشهدهم على أنفسهم ألست بربكم قالوا بلى شهدنا أن تقولوا يوم القيامة إنا كنا عن هذا غافلين |
| | | Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте һәм әйтте: "Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз?" Кешеләрнең рухлары әйтте: "Бәлки, әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең" вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм "Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек – гафил булдык", дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек. |
|
1127 | 7 | 173 | أو تقولوا إنما أشرك آباؤنا من قبل وكنا ذرية من بعدهم أفتهلكنا بما فعل المبطلون |
| | | Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән сезгә барын да төшендердек. |
|
1128 | 7 | 174 | وكذلك نفصل الآيات ولعلهم يرجعون |
| | | Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар! |
|
1129 | 7 | 175 | واتل عليهم نبأ الذي آتيناه آياتنا فانسلخ منها فأتبعه الشيطان فكان من الغاوين |
| | | Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте. |
|
1130 | 7 | 176 | ولو شئنا لرفعناه بها ولكنه أخلد إلى الأرض واتبع هواه فمثله كمثل الكلب إن تحمل عليه يلهث أو تتركه يلهث ذلك مثل القوم الذين كذبوا بآياتنا فاقصص القصص لعلهم يتفكرون |
| | | Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: "Безнең аятьләребезне ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп аңларлар. |
|
1131 | 7 | 177 | ساء مثلا القوم الذين كذبوا بآياتنا وأنفسهم كانوا يظلمون |
| | | Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: "Эт кебиләр", – диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар. |
|
1132 | 7 | 178 | من يهد الله فهو المهتدي ومن يضلل فأولئك هم الخاسرون |
| | | Аллаһу тәгалә кемне туры юлга салса, ул кеше, әлбәттә, туры юлдадыр. Ул кемне адаштырса, Ул адаштырган кешеләр һәлак булучылар. |
|