نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
112 | 2 | 105 | ما يود الذين كفروا من أهل الكتاب ولا المشركين أن ينزل عليكم من خير من ربكم والله يختص برحمته من يشاء والله ذو الفضل العظيم |
| | | Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе. |
|
113 | 2 | 106 | ما ننسخ من آية أو ننسها نأت بخير منها أو مثلها ألم تعلم أن الله على كل شيء قدير |
| | | Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез. Әллә белмисеңме Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җиткәнен? |
|
114 | 2 | 107 | ألم تعلم أن الله له ملك السماوات والأرض وما لكم من دون الله من ولي ولا نصير |
| | | Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк. |
|
115 | 2 | 108 | أم تريدون أن تسألوا رسولكم كما سئل موسى من قبل ومن يتبدل الكفر بالإيمان فقد ضل سواء السبيل |
| | | Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты. |
|
116 | 2 | 109 | ود كثير من أهل الكتاب لو يردونكم من بعد إيمانكم كفارا حسدا من عند أنفسهم من بعد ما تبين لهم الحق فاعفوا واصفحوا حتى يأتي الله بأمره إن الله على كل شيء قدير |
| | | Китабий кәферләрнең күберәге сезнең, иман китергәннән соң көферлеккә кайтувыгызны телиләр, сезгә хөседлекләре булганы өчен вә ул көферләргә Тәүратта Мухәммәд г-мнең дине хак икәнлеге ачыкланганнан соң. Гафу итегез һәм яхшылык белән киселегез шул көферләрдән, Аллаһ үзе хөкем иткәнче. |
|
117 | 2 | 110 | وأقيموا الصلاة وآتوا الزكاة وما تقدموا لأنفسكم من خير تجدوه عند الله إن الله بما تعملون بصير |
| | | Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында үтәгез һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез! Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ хозурында табарсыз. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне, әлбәттә, күрүче. |
|
118 | 2 | 111 | وقالوا لن يدخل الجنة إلا من كان هودا أو نصارى تلك أمانيهم قل هاتوا برهانكم إن كنتم صادقين |
| | | Яһүдләр һәм насаралар әйтәләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер", – дип. Әмма аларның бу сүзләре – алдана торган бушка өметләнүдер. Әгәр җәннәткә без генә керәбез дигән сүзегез дөрес булса, дәлилләрегезне китерегез! Бу сүзләрне Аллаһ әйттеме? |
|
119 | 2 | 112 | بلى من أسلم وجهه لله وهو محسن فله أجره عند ربه ولا خوف عليهم ولا هم يحزنون |
| | | Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас. |
|
120 | 2 | 113 | وقالت اليهود ليست النصارى على شيء وقالت النصارى ليست اليهود على شيء وهم يتلون الكتاب كذلك قال الذين لا يعلمون مثل قولهم فالله يحكم بينهم يوم القيامة فيما كانوا فيه يختلفون |
| | | Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", – дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр. |
|
121 | 2 | 114 | ومن أظلم ممن منع مساجد الله أن يذكر فيها اسمه وسعى في خرابها أولئك ما كان لهم أن يدخلوها إلا خائفين لهم في الدنيا خزي ولهم في الآخرة عذاب عظيم |
| | | Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). |
|