نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1068 | 7 | 114 | قال نعم وإنكم لمن المقربين |
| | | Фиргаун әйтте: "Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем якыннарымнан булырсыз", – дип. |
|
1069 | 7 | 115 | قالوا يا موسى إما أن تلقي وإما أن نكون نحن الملقين |
| | | Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?" |
|
1070 | 7 | 116 | قال ألقوا فلما ألقوا سحروا أعين الناس واسترهبوهم وجاءوا بسحر عظيم |
| | | Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр. |
|
1071 | 7 | 117 | وأوحينا إلى موسى أن ألق عصاك فإذا هي تلقف ما يأفكون |
| | | Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде. |
|
1072 | 7 | 118 | فوقع الحق وبطل ما كانوا يعملون |
| | | Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты. |
|
1073 | 7 | 119 | فغلبوا هنالك وانقلبوا صاغرين |
| | | Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар. |
|
1074 | 7 | 120 | وألقي السحرة ساجدين |
| | | Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. |
|
1075 | 7 | 121 | قالوا آمنا برب العالمين |
| | | "Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек", – диделәр. (Фиргаун: "Миңа иман китердегезме", – дип сорады). |
|
1076 | 7 | 122 | رب موسى وهارون |
| | | Сихерчеләр: "Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек", – диделәр. |
|
1077 | 7 | 123 | قال فرعون آمنتم به قبل أن آذن لكم إن هذا لمكر مكرتموه في المدينة لتخرجوا منها أهلها فسوف تعلمون |
| | | Фиргаун әйтте: "Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны". |
|